16+

Татарстан да кош гриппы белән зарарланган төбәкләр исемлегенә «эләккән»

Татарстан да кош гриппы белән зарарланган төбәкләр исемлегенә «эләккән»

Татарстан кош гриппы белән зарарланган Россия төбәкләре исемлегенә кергән: 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр илнең сигез төбәгендә кошлар кырылуы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан тыш бу исемлеккә Тыва Республикасы, Краснодар крае, Калининград өлкәсе, Калмыкия Республикасы, Воронеж, Әстерхан һәм Ростов өлкәләре кергән. Ә быел март аенда кош гриппы чыганагы Мәскәү өлкәсе кошчылык фабрикасында теркәлгән. Барлык очракларда кисәтү һәм эпидемиология чараларының тулы комплексы үткәрелгән.

Вазгыять Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте контролендә, дип хәбәр итәләр ведомствода. Шулай да республика халкын йорт кошлары сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм авыруның беренче билгеләре күренгән очракта кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.



"Татар-информ"

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading