16+

Татарстан депутатлары күпме акча эшләгән?

Дәүләт Советы депутатлары 2014 елда күпме акча эшләүләре турында хисап тотты. Гомуми керемнәре 4 миллиард сумнан артып киткән. Иң бай депутат иң "хәерчесе"нннән 1800 тапкырга күбрәк акча эшләгән! Моңарчы мөлкәте турында парламента даими эшләүче депутатлар гына бастырса, бу юлы берсе дә күләгәдә калмаган.

Иң байлар

1. Альберт Фәхретдинов, "Кулон" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры
Кереме - 707,4 миллион сум.

2. Вячеслав Зубарев, "ТрансТехСервис" компаниясе директорлар советы рәисе
Кереме - 467,5 миллион сум.

3. Фоат Комаров, «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе
Кереме - 379,2 миллион сум.

4. Равил Җиһаншин, ПСО "Казань» генераль директоры
Кереме - 319,1 миллион сум.

5. Мөслимә Латыйпова, "Бәхетле" кибетләр челтәре генераль директоры
Кереме - 317,3 миллион сум.

Иң аз керемлеләр

1. Ирина Бакова, Казандагы 102нче гимназия директоры
Кереме - 387 мең сум.

2. Ирек Шәрипов, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры
Кереме - 735,6 мең сум.

3. Александр Комисаров, "Фирма Агростройпласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары
Кереме - 765,2 мең сум.

4. Ксения Владимирова, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлек башкарма комитетының яшьләре белән эшләү буенча баш белгече
Кереме - 816 мең сум.

5. Рифат Ганибаев, Татарстан Республикасы инвалидлар берләшмәсе рәисе
Кереме - 960 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading