16+

Татарстан егете дөнья чемпионатында бронза медаль яулады

Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Татарстан йөзүчесе, 22 яшьлек Александр Красных 200 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә бронза медаль яулады.

Бөгелмә йөзүчесе 200 метр араны 1 минут 45,23 секундта йөзеп узды. Беренче урында Кытай спортчысы - Сунь Ян (1.44,39), икенчедә Америка йөзүчесе Таунли Хаас (1.45,04).

"Дистанциянең 175 метрын узганнан соң берни хәтерләмим. Елыйсым килде. Дүртенче урында калган Бөекбритания спортчысын 0,04 секундка узуымны күргәч нык сөендем. Алга таба мотивацияме? Проблема булмас, мин бит әле Олимпия чемпионы түгел", - диде фиништан соң Александр Красның журналистларга.

Исегезгә төшерәбез, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты 30 июльдә төгәлләнә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading