16+

Татарстан футбол фанатларын кабул итәргә әзер

Татарстан 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына киләчәк кунакларны кабул итәргә әзер булган биш төбәк сафында. Бу турыда Ростуристлык докладында әйтелгән.

Татарстан футбол фанатларын кабул итәргә әзер

Татарстан 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына киләчәк кунакларны кабул итәргә әзер булган биш төбәк сафында. Бу турыда Ростуристлык докладында әйтелгән.

"Известия" газетасы язганча, фанатларны кабул итү өчен барлык инфраструктурасы булган төбәкләр исемлегенә Конфедерацияләр Кубогы узган Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае кертелгән. Свердловск өлкәсе дә әлеге сафларга кушылган.
Волгоград, Калининград, Түбән Новгород, Ростов, Самара өлкәләре һәм Мордовия республикасы кунакларны кабул итү өчен барлык мөмкинлекләргә дә ия түгел, диелгән докладта. Ләкин, әлеге төбәкләр Ростуристлык бәяләмәсе белән килешми.
Россия рестораторлары һәм кунакханәчеләре федерациясе вице-президенты Вадим Прасов әйткәнчә, кунакханәләр кытлыгы күзәтелми. Җанатарлар хостелларга урнашырга һәм шәхси сектор хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин.
Россия Федерациясе хөкүмәте 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты чорына кунакханәләрдәге иң югары бәя чикләрен билгеләде. Иң югары бәя Мәскәүдә-башкладагы кунакханәләрнең берсендә бер тәүлек 650 мең сум торачак. Башкаладагы иң арзан бәя йолдызсыз кунакханәдә ике кешеле номерда 3480 сум. Мордовидәге кунакханәдә иң кыйммәтле номер тәүлегенә 264 мең сум. Татарстанда 85 мең, ә Волгоградта 45 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading