16+

"Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларының яңа форматка күчүенә бер ел булды

Бу вакыт аралыгында яңалыклар редакцияләре эшчәнлегендә программа контенты сыйфатын арттыруга өлеш керткән мөһим үзгәрешләр башкарылды. Бүген «Яңа Гасыр» телеканалы яңалыклары региональ мәҗбүри гомумкулланылыш телеканалы статусына туры китерелеп эшләнелә.

Бу вакыт аралыгында яңалыклар редакцияләре эшчәнлегендә программа контенты сыйфатын арттыруга өлеш керткән мөһим үзгәрешләр башкарылды. Бүген «Яңа Гасыр» телеканалы яңалыклары региональ мәҗбүри гомумкулланылыш телеканалы статусына туры китерелеп эшләнелә.

Мәгълүмати хезмәтләрнең эшчәнлеге үзгәрешендә беренче мөһим адым булып үз вакытында хәбәрләрнең форматы алышыну исәпләнә.

Монда, беренче чиратта, музыкаль бизәлеш һәм титрлар эшләнешен исәпкә алып, мәгълүмати программаларның җыелмасын алыштыруны билгеләү кирәк. Мәгълүмати чыгарылышларның график үзгәреше кертелде, бу адым үзе үк хәбәрләр видеотезмәсен баетып җибәрде. Шулай ук яңалыклар белән таныштыруның эмоциональ бөтенлеге артты. Мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова фикеренчә, бары эмоцияләр генә аудиторияне җәлеп итә һәм һөнәри тирәлектә аерылып торырга мөмкинлек бирә.

«Яңа Гасыр» телеканалы - бербөтен хәбәрләрне рес­публика күләмендәге ике дәүләт телендә Татарстанда гына түгел, шулай ук Рәсәй күләмендә һәм чит илләргә спутник ялганыш аркылы тапшыра алган бердәнбер телеканал, дип саный «Яңа Гасыр» телеканалы PR-директоры Светлана Соколова.


«Яңа Гасыр» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» һәм «Новости Татарстана» мәгълүмати тапшыруларын ТНВ каналында эш көннәрендә 14.30, 19.30, 21.30 сәгатьләрдә, шулай ук YouTube (https://www.youtube.com/tnvtv) каналында карый аласыз.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading