16+

Татарстан хирургларга кытлык кичерә

Бүген Республика клиник хастаханәсендә хирургия өлкәсендәге узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Киләсе елга бурычлар билгеләнде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, хирург Андрей Анисимов әйтүенчә, былтыргы елның төп нәтиҗәсе - хирургиягә кагылышлы авырулардан үлүчеләр санын киметә алу.

- Хирургның көндәлек төп эше - сукыр эчәгесе, ашказанындагы җәрәхәт, башка шундый операцияләрдән гыйбарәт. Татарстанда биш әйдәп баручы клиника бар. Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник -диагностика үзәге, Онкология диспансеры, Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә югары технологияләр ярдәмендә травмотология, йөрәк-кан тамырлары системасына, ортопедия буенча, башка кичектергесез катлаулы операцияләр башкарыла. 2016 елда республика өчен эксклюзив саналган бөер күчереп утырту буенча 19 операция ясалган, - диде Андрей Анисимов.

Шул ук вакытта, хирургия өлкәсендә кадрлар җитмәве сизелә. Бүген республикада 463 хирургия белгече санала. 14ләп районда хирурглар җитми. Бу проблеманы торак мәсьәләсен яхшырту, башка төрле программалар ярдәмендә чишәргә омтылалар.

Сүз уңаеннан, Татарстан хирурглары 4-7 апрельдә Мәскәүдә узачак Милләтара хирургия конгрессына әзерләнә. Анда хирургия өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading