16+

Татарстан картасына эләгәсең киләме?

Кичә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Татарстанның инициативалар картасы» проектын тәкъдим иттеләр. Аның кысаларында республика тормышына битараф булмаган гражданнардан яңа перспективалы идеяләр, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен эксперт, иганә һәм оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм эзләүчеләр кабул ителә.

Инициатива сыйфатында шәһәр, район яисә бөтен республиканың социаль-икътисади үсеше, төзекләндерү, иҗтимагый тормышны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне җиткереп була. Эксперт советы караган проектлар картада урнаштырылып, алар белән теләге булган һәркем таныша ала. Проектларның картадагы төсе экспертларның аңа биргән бәясен чагылдыра. Иң мөһим, актуаль дип табылып, һичшиксез гамәлгә ашырылачак проектлар яшел төс белән билгеләнәчәк. Республика халкы исә алар белән танышып, тавыш бирә, үз тәкъдимен җиткерә ала. Карта белән республика хөкүмәте, иганәчеләр һәм хәйрия фондлары да танышачак. Бу карта турында тулырак язма - газетабызның киләсе саннарында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading