16+

Татарстан кырларыннан 1 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 15 август көненә республикада 291 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 19,7 процентын тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1077,6 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 37 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш Зәй районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51,2 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча икенче-өченче урында Сарман (51 центнер) һәм Нурлат (50 центнер) районнары бара.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 30,2 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта - Апас (29,4 процент), өченчедә - Нурлат (26,5 процент) игенчеләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading