16+

Татарстан лидеры Казанда венчур бизнесы буенча полигон оештырырга тәкъдим итә

Кичә Казанда ачылган "ХV Россия һәм Х Казан венчур ярминкәләре" программасы кысаларында Россиядә инновацияләр һәм венчур бизнесын үстерү хакында фикер алыштылар. Чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Кичә Казанда ачылган "ХV Россия һәм Х Казан венчур ярминкәләре" программасы кысаларында Россиядә инновацияләр һәм венчур бизнесын үстерү хакында фикер алыштылар. Чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Соңгы 10-15 ел эчендә Казанда венчур инвестицияләре базары үстерү өлкәсендә шактый эшләр башкарылган. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов та искәртеп узды.
- Бу тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек, өстәвенә, без яңа эш формаларын да эзлибез, әмма барыбер тизлекне арттырырга кирәк. Әлеге өлкәнең асылын өйрәнә торган чор артта калды, хәзер бу эшкә барлык инновацияләрне, эшләнмәләрне җәлеп итәргә вакыт - бу югары мәктәп. Нәкъ менә шул мәктәпнең эше бүген әле җиренә җиткерелмәгән. Фәннәр академиясенең юнәлешен үзгәртергә, кулланучыларны әлеге өлкәгә якынайтырга кирәк. Бергәләп үсешкә омтылыйк, - диде республика башлыгы чыгышында. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанны венчурлы бизнес өлкәсендә махсус полигон буларак сынап карарга дигән тәкъдимен дә җиткерде. Биредә мастер-класслар уздырып, аерым проектларны өйрәнеп булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading