16+

Татарстан мөфтие һәр җомгада ачык лекцияләр үткәрә

Казанның Галиев мәчетендә хәзерге исламның актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр циклы башланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте. Һәр эш көнендә галимнәр, мөгаллимнәр, имамнар, дин эшлеклеләре исламда тарихи-мәдәни мирасның урыны, хәнәфи мәзһәбен тотуның әһәмияте һәм башка мәсьәләләрне күтәрәчәк. Һәрбер җомгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның лекцияләрен тыңларга мөмкин. Дәресләр...

Гакыйдә ул - дингә ышануны өйрәнә һәм исламда фундаменталь фәннәрдән санала. Әлеге фәнне танып белүнең әһәмияте шунда: әгәр мөселманның дөньяга карашы ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәт кылуы һәм игелекләр эшләве Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителмәячәк. Гакыйдәне өйрәнү кешегә гыйбадәт кылуны аң белән тоемлап башкарырга ярдәм итә. Гакыйдә - мөселман кешесенең дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен билгели. Шул ук вакытта гакыйдә - гади укучы өчен тирән һәм катлаулы фән, һәм аңа дөрес аңлатма бирмәү кешене хакыйкатьтән ерагайтырга мөмкин. Мөфти хәзрәт барлык теләүчеләргә Әбу Җәгъфәр әт-Тәхавиның "Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)" китабы буенча гакыйдәгә аңлатма бирү мәсьәләләрен җиткерәчәк.

Исегезгә төшерәбез: көн саен уза торган лекцияләр циклы Галиев мәчетендә 2017 елның 2 октябреннән башланды. Халык алдында Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәригать мәсьәләләре буенча мөфти киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм башка белгечләр чыгыш ясарга өлгерде. Теләге булган һәр кешене дә лекцияләргә көтеп калабыз! Галиев мәчетенең адресы: Габдулла Тукай урамы, 40 йорт. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading