16+

Татарстан Милли музее балалар өчен “Ура! Бездә каникуллар!” исемле экскурсиягә чакыра

2-8 ноябрь көннәрендә укучыларның көзге каникуллары вакытында Татарстан Милли музее балалар өчен "Ура! Бездә каникуллар!" исемле традицион программасын тәкъдим итә.

2-8 ноябрь көннәрендә укучыларның көзге каникуллары вакытында Татарстан Милли музее балалар өчен "Ура! Бездә каникуллар!" исемле традицион программасын тәкъдим итә.

Акция кысаларында экскурсияләр, лекцияләр, "Борынгы заман сугышчылары" дигән музей дәресе уздырылачак. "Хәзинәләр эзләгәндә" квест-уены ярдәмендә төрле экспозицияләр буенча сәяхәт оештырылачак. Музей буенча борынгы хәзинәләрне эзләү мавыктыргыч уен формасында үтә. Уен Кунак йортында янгын вакытында үз хәзинәләрен бинаның бер бүлмәсенә яшергән бай сәүдәгәр турындагы риваятькә нигезләнеп оештырылган. Әмма яшерелгән байлыкларның сере бары тик күп белүчеләргә һәм эрудитларга гына ачылачак.

"Билдәмә үрү серләре" мастер-классында үзеңнең иҗади талантыңны күрсәтергә, билдәмә ясарга өйрәнергә мөмкин. Билдәмә кеше тормышында һәрвакыт әһәмиятле урын алып торган, бу предмет белән бәйле мәкальләр, традицияләр дә байтак. Бу мастер-класста җепләрдән иске алымнар буенча ачык төстәге билдәмә бәйләргә өйрәнергә, аның килеп чыгу тарихы белән танышырга була.

М.Җәлил музей фатирында укучыларны "Ура! Каникуллар! Шагыйрьгә кунакка" экскурсиясе тәкъдим ителә. Экскурсия барышында балалар танылган татар шагыйре М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныша алачаклар.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынучылар өчен Г.Тукайның Казандагы музеенда "Үзем турында нәрсәләр хәтерлим" исемле музей дәресе, "Сезне Мияүбикә кунакка чакыра" исемле музей бәйрәме, "Тукай китаплары сугышта" һәм "Белем башы - китап" дип аталган чаралар уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading