16+

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Россия Динара советы составына керде

Әлеге мөһим яңалыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән дә бүлеште.

Әлеге мөһим яңалыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән дә бүлеште.

- Россия Динара советы 1998 елда оешкан, ул үзенә православие, ислам, яхүд, будда конфессияләренең рухи лидерларын һәм вәкилләрен туплый. Оешма белән бөтен Россия һәм Мәскәү Патриархы Кирилл җитәкчелек итә. Совет Президиумы составына Мәскәү Патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Россия яхүдләре җәмгыяте федерациясе, Яхүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Россия традицион будда җәмгыяте керә. Оешманың максаты - этникара конфликтлар, экстремизмны булдырмау, динара диалоглар кору, традицион рухи кыйммәтләрне пропагандалау, үзара тынычлыкка ирешү юлларын эзләү. Динара советка федераль дәрәҗәдәге үзәкләшкән оешмалар гына керә. Әмма Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлеге, дини институтлар белән дәүләт арасында, шулай ук төрле конфессияара диалог кору тәҗрибәсе үрнәк булып торганга, безне дә совет составына керттеләр. Бу - бик зур дәрәҗә. Татарстан тәҗрибәсе башкалар өчен дә кызыклы булачак. Шул ук вакытта без дә үзебез өчен күп нәрсәләргә өйрәнербез дип торабыз, - дип сөйләде мөфти Камил хәзрәт матбугат очрашуында.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, республика динара татулыкны саклауда үрнәк булып тора. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте динара татулыкны саклауга үз өлешен кертеп килә һәм аның бу өлкәдә башкарган эшләре бихисап.

- Димәк, безнең эшчәнлекне федераль дәрәҗәдә күрә, бәяли беләләр. Нәзарәтнең Россия динара совет составына керүе безнең өчен бик мөһим. Әлеге җитди мәйданчыкта Татарстан мөселманнары тавышы да ишетеләчәк, - диде Рөстәм хәзрәт Батров.

Камил хәзрәт Динара советның әлегә кадәр эшләгән эшләре белән дә таныштырды.
- Совет комарлы уеннарны тыярга, югары аттестация комиссиясе исемлегенә теология фәнен кертергә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен булдырырга чакырды, наркотикларга каршы көрәшү, миграция мәсьәләләре, мәктәпләрдә дини фәннәр укыту буенча тәкъдимнәр белән чыкты, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading