16+

Татарстан порошоклары аллергия китереп чыгармый

Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев халыкка фосфатсыз юу чараларын кулланырга киңәш иткән. «Сыйфатлы, артык кыйммәт тә булмаган мондый продукт Татарстанда җитештерелә», – дип тә искәрткән ул.

Сүз «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештерә торган продуктлар турында бара. Билгеле булганча, кер юу чараларының күбесенең составында фосфат бар. Ул керне агарта дип санала, әмма фосфатлар Европада сәламәтлек өчен зыянлы дип табылган. Алар аллергия дә китереп чыгарырга мөмкин икән. 2015 елдан NEFIS GROUP фосфатсыз кер юу порошоклары җитештерә башлый. Фосфат урынына безнең кер юу продуктларына махсус катнашма кушыла, әлеге матдә бетереп булмый торган тапларны да агарта. Кыскасы, «Нәфис Косметикс» компаниясе фосфаттан баш тартса да, порошоклар экологик яктан чиста, сыйфатлы булып калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading