16+

Татарстан Президенты казанлыларны кабул итте

Кичә Рөстәм Миңнеханов Казан халкын кабул итте, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Казанлыларны борчыган проблемалар шәһәргә генә кагылмый.

Татарстан Президенты казанлыларны кабул итте

Кичә Рөстәм Миңнеханов Казан халкын кабул итте, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Казанлыларны борчыган проблемалар шәһәргә генә кагылмый.

Президент белән очрашуга хәйриячеләр шактый килгән. «Игелекле йөрәкләр» оешмасыннан килүчеләр үсемлекләр, хайваннар ярдәмендә авыру балаларны дәвалау проектын тәкъдим итә. Әлеге проектны Казан зоопаркында сынап караганнар, әмма теләгән һәр кеше дә зоопаркның оранжереясына сыймаган.
Президент исә бу проектны «Казан» ат-спорт комплексында уздырырга киңәш итте. Зоотерапия белән шөгыльләнү өчен ипподром территориясендә урын җитәрлек. Бу сорау белән, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, «Татспиртпром» җәмгыяте җитәкчелеге шөгыльләнәчәк. «Казан» ат-спорт комплексы алар карамагында санала.

«ГоворУши» ишетмәүче балаларга ярдәм итү үзәгенә кагылышлы мөрәҗәгать тә бар иде. Әлеге социаль проект 2010 елдан бирле эшләп килә. Үзәктә 137 гаилә исәптә тора. Кызганыч, бина кечкенә, балаларны дәвалау өчен тиешле шартлар җитеп бетми. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә дә битараф калмады.
– Мондый үзәкләргә ихтыяҗ зур. Без гаиләләрне проблемалары белән үзләрен генә калдырырга тиеш түгел, – диде Президент һәм үзәк өчен туры килгән бина табарга кушты.
Яшел Үзәннән «Ана даны» медале белән бүләкләнгән биш бала әнисе автомобиль алырга ярдәм итүне сорап килгән. Президент аңа дәүләттән тыш чыганаклардан, иганәчеләр акчасына булышырга вәгъдә итте. «Күп балалы әниләр һәрчак үрнәк, аларга гел ярдәм итәчәкбез», – дип тә өстәде.

Казанның 19нчы гимназиясе укучысы Президентны посткроссинг белән таныштырды. Әлеге проектның асылы – бар дөньяга почта открыткалары тарату. Укучы кызның хыялы – Казан, Татарстан сурәтләре төшкән открыткаларны дөньяның төрле почмакларына җибәреп, республикага туристларны җәлеп итү. Бу эшне исә Президент Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгына йөкләде.
Әлмәттә 1963 елда төзелгән балалар һәм үсмерләр олимпия резервындагы спорт комплексына ремонт таләп ителә. Республикада иң зурлардан саналган мәктәптә 2000нән артык бала шөгыльләнә. Мәктәпне төзекләндерү эше белән республиканың Төзелеш, торак һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading