16+

Татарстан Президенты Алма-Ата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алма-Ата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алма-Ата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты, дип хәбәр итә Татар-информ.


Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре Акиме Багдат Карасаев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлеге Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һ.б. катнашты.

Амандык Баталов Татарстан делегациясен сәламләп, чакыруны кабул иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы икътисади яктан нык үскән төбәк, без сездән күп нәрсәләрне үзләштерергә телибез», - диде Амандык Баталов.

«Харгос» Халыкара чик буе хезмәттәшлеге үзәге бездә зур кызыксыну уятты. Әлеге проект халыкара әһәмияткә ия - үзәк Кытай-Европа юлында урнашкан, ул Татарстан аша да уза. Безне «Харгос» махсус икътисади зонасының ничек эшләве һәм аның белән ни рәвешле хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә кызыксындыра», - диде Татарстан Президенты.

Шунысын да искәртик: быел Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнешенең арту тенденциясе күзәтелә. Быелның беренче яртыеллыгында ул, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,25 мәртәбә арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading