16+

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы ярминкәләрен күзәтеп кайтты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы"нда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы"нда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, товарларның бәясе, ассортименты, сыйфаты белән танышты.

Президент белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде. Ул агымдагы елда ярминкәләр оештыручылар һәм катнашучылар бу социаль проектны гамәлгә ашыруга җаваплы карады, дип билгеләп үтте.

"Ярминкәдә катнашучылар күп, халык та актив. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәяләр турында алдан сөйләштек, иң мөһиме, азык-төлек сәүдә нокталарына караганда, 20 процентка арзанрак булырга тиеш. Аз керемле кешеләр эре сәүдә челтәрләрендә даими рәвештә азык-төлек ала алмый. Ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен даими һәм куркынычсыз сату өчен мәйданчык тапты", - дип сөйләде ул.

Бу проектның социаль мөһим булуы турында министр, шәһәрнең ярминкәләр уза торган башка мәйданчыкларын яхшырту эшләре алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading