16+

Татарстан Президенты татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда Татарстан Республикасы көнендә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.

Һәйкәл Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнашкан. Проект авторлары - Россиянең Атказанган рәссамы Андрей Балашов, Татарстан Республикасы халык рәссамы Асия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Атказанган архитекторы Герман Бакулин.

Җыелганнарны Татарстан Республикасы көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Һади Такташка һәйкәл ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында куела. 2020 елга кадәр республиканың күренекле иҗат һәм җәмәгать эшлеклеләренең исемен мәңгеләштерү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.

«Һади Такташ - татар шигрыяте үсешенә гаять зур өлеш керткән мәшһүр язучы. Ул яшь язучылар өчен үрнәк булырга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading