16+

Татарстан Россиянең иң «бәхетле» 10 төбәге исемлегенә кергән

Татарстан илнең иң бәхетле 10 төбәге исемлегенә кереп, җиденче урынны яулаган. "Бәхетлеләр" рейтингы агымдагы елның июнь аенда төзелгән, дип языла "Медиалогия" компаниясенең рәсми сайтында.

Татарстан илнең иң бәхетле 10 төбәге исемлегенә кереп, җиденче урынны яулаган. "Бәхетлеләр" рейтингы агымдагы елның июнь аенда төзелгән, дип языла "Медиалогия" компаниясенең рәсми сайтында.


Социологлар, рейтингны төзегәндә, төбәк турында искә алуны "Бәхет" сүзе белән янәшә контекстта Facebook, Twitter, ВКонтакте, ОК, Instagram, LiveJournal социаль челтәрләрендә, форумнарда һәм блогларда карап тикшерә.

Искә алу ешлыгы буенча иң "бәхетлеләрдән" Мәскәү (24,76 процент), Санкт-Петербург (12,08 процент) һәм Удмуртия (4,25 процент) булган.

Барлыгы социаль медиадагы 1,5 млн. хәбәр тикшерелгән.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading