16+

Татарстан спортчысы Олимпиаданы уңышлы башлады

Фигуралы шуу буенча бер парда булган Тарасова белән Морозов Олимпиаданы уңышлы чыгыш белән башлап җибәрде – кыска программада алар алда баручылар.

Татарстан спортчысы Олимпиаданы уңышлы башлады

Фигуралы шуу буенча бер парда булган Тарасова белән Морозов Олимпиаданы уңышлы чыгыш белән башлап җибәрде – кыска программада алар алда баручылар.

Пхенчханда узучы кышкы Олимпия уеннары рәсми рәвештә ачылганчы ук кайбер спортчылар көчләрен сыный башлады -  фигуралы шуу буенча командалар арасында ярышлар старт алды. Беренче көнне ирләр һәм парлар арасында кыска программада ярыштылар. Мәскәүле Владимир Морозов белән бер парда чыгыш ясаучы татарстанлы Евгения Тарасова Канада һәм Германия спортчыларын артта калдырып, беренче күрсәткечкә ия булды. Шул ук вакытта Тарасова командалар турнирында Россия капитаны итеп тә билгеләнгән. Командалар арасындагы ярышлар 11-12 февральдә узачак.
Олимпиадада Татарстаннан чаңгычылар Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская, сноубордчылар Влад Хадарин һәм Милена Быкова чыгыш ясаячак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading