16+

Татарстан сыерларына дерматит авыруы яный

Оренбург өлкәсенең Ташлинский, Ново-Сергеевский, Соль-Илецкий районнарында сыерларда төенле нодуляр дерматит авыруы башланган.

Оренбург өлкәсенең Ташлинский, Ново-Сергеевский, Соль-Илецкий районнарында сыерларда төенле нодуляр дерматит авыруы башланган.

- Бу районнар Татарстаннан 300-400 километрда гына, шунлыктан, республикадагы сыерларга да авыру эләгү куркынычы бар,-дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсенең терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм йогышлы авыруларга каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.

Дерматит авыруын сыерларга черкиләр һәм озынборыннар йоктыра. Эссе климатлы Африка, Азия, Австралия һәм Көнчыгыш Европа илләрендә сыерларда бу эпедемия шактый еш күзәтелә. Александр Козлов әйткәнчә, узган ел Россиядә дә 18 мең баш сыер дерматит йоктырган. Шул сәбәптән, 1,5 мең сыер үлгән, 6 мең сыерны суеп ташларга туры килгән.

- Оренбург өлкәсеннән тере мөгезле эре терлекне Россиянең башка өлкәләренә алып чыгу һәм сату чикләнде,-диде Александр Козлов.- Башкортстанда хәл имин, алар безгә терлекләр сата, чикләү юк. "Россельхознадзор" оешмасы да, без дә хәлне күзәтеп торабыз. Эпидемияле районнарны "Россельхознадзор" сайтыннан белешергә була. Серлардагы дерматит авыруы атларга һәм дөяләргә йокмый.
Мөгезле эре терлекләр сатып алуны көзге салкыннар башланганчы кичектереп торсаң, ышанычлырак, дип киңәш итте ветеринар Александр Козлов.

Сыерда дерматит авыруы билгеләре: температура 40-41 градуска кадәр күтәрелә (сыерның гадәти температурасы 38 градус); күзеннән һәм борыныннан-сыекча, ә авызынан күпләп селәгәй ага; ашамый; хәрәкәте салмак, ләкин, агрессив; сыерның гәүдәсендә һәм имчәгендә 0,5-4 сантиметр диаметрда 0,5 миллиметр биеклектә төерчекләр барлыкка килә; сыерның сөте кызгылт төскә керә.
Төерчекләр сыерның тамагына, богазына һәм үпкәсенә күчсә, терлек үлә.

- Авыру йоктырган сыерны яки сыерларны аерым бүлеккә ябарга һәм кичекмәстән антибиотиклар белән дәваларга кирәк. Көтүләрнең бер-берсе белән кушылуына юл куярга ярамый,-дип искәртте Александр Козлов.

Авыру сыерга ялан кул белән тотынырга, сөтен кулланырга ярамый.
Татарстанның көньяк районнарындагы шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә вакцинация ясалачак.

Александр Козлов искә төшереп узганча, Татарстанда кош гриппы күзәтелү сәбәпле кертелгән карантин туктатылган. Лаеш кошчылык фабрикасында 528 мең тавык-чебеш юк ителгән. Бу хәл фабрикага 65 миллион сум зыян китергән. Лаеш кошчылык фабрикасында санитар чаралар әле хәзер дә дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading