16+

«Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире вазифасын вакытлыча башкаручы билгеле булды

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килеп китте. Ул газета хезмәткәрләре белән очрашты, хәлләрен белеште.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килеп китте. Ул газета хезмәткәрләре белән очрашты, хәлләрен белеште.

Исегезгә төшерәбез, 23 июнь көнне «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне соңгы юлга озаттылар. Ул бу вазифаны 27 ел башкарган иде.
Илдар Гыйльметдинов үткәргән очрашуда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Атлас Гафиятов билгеләнде. «Фактта 8 айга якын баш мөхәррир вазифасын башкарырга туры килде. Бүген бу исем рәсми билгеләнде генә», - дигән Атлас әфәнде «Матбугат.ру» хәбәрчесенә. Шулай ук газетаның уставын яңадан карап чыгу кирәклеген дә әйткән. Бу документны кабул итүгә 20 елга якын вакыт узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading