16+

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире билгеле булды

Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррир исемен хәбәр иттеләр. Редакциягә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килде, дип яза Матбугат ру.

Гыйльметдинов белән очрашу вакытында коллектив газетаның баш мөхәррире итеп Атлас Гафиятов билгеләнүе турында хәбәрдар булды. Бу турыда Атлас әфәнде Матбугат.ру хәбәрчесенә шәхсән үзе белдерде. Ул 26 июньнән бу вазифаны вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, 23 июнь көнне "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Исмәгыль Шәрәфиевне соңгы юлга озаттылар. Ул бу вазифаны 27 ел башкарган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading