16+

Татарстан Язучылар берлеге үз сафларына бер язучы һәм бер шагыйрьне кабул итте

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова белән рус телендә иҗат итүче Марат Морев берлеккә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен: Марат Морев - Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова - Әтнә районында яшәп иҗат итүче шагыйрә.

Утырышта шулай ук ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясалган, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаучы язучылар билгеләнгән, октябрь аенда булачак юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән.

Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килүче әдәби остаханәләрнең икесенә яңа җитәкчеләр билгеләнүе дә билгеле булды. Хәзер шигърият остаханәсен Фәйрүзә Мөслимова җитәкли, ә әдәби тәнкыйтъ остаханәсен Әлфәт Закирҗанов алып барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading