16+

Татарстан юллары «тавыш» чыгарып торачак

Быелның сигез аенда гына да республика юлларында 2833 авария теркәлгән, шул сәбәпле 266 кешенең гомере өзелгән.

Быелның сигез аенда гына да республика юлларында 2833 авария теркәлгән, шул сәбәпле 266 кешенең гомере өзелгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов бу күңелсез саннарны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика хөкүмәт комиссиясенең 8 сентябрьдә узган утырышында китерде.

- Көньякка ялга баручылар, аннан кайтучылар, гомумән, ерак юл узучылар, кайчак руль артында йоклап китәләр. Йә машина каршы як полосага чыга, йә юл кырыена барып төшә. Федераль автотрассаның республика өлешендә быел 87 кеше үлде инде, - диде Ленар Габдрахманов.

Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең игътибарлылыгын көчәйтү максатында, гомум кулланыштагы автотрассаларны «тавышлы полоса» белән җиһазландыру буенча әле 2012 елда ук дәүләтара килешү кабул ителгән. Бу проектта Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан катнаша.

Татарстанда М-7 «Волга» федераль автотрассасында да хәвефле участоклар «тавыш» белән җиһазландырылган. Әлегә 8 чакрым юл гына колачланган, эш дәвам итәчәк. Тавышлы полоса «юл өслеге» һәм «юл буе» төрләреннән гыйбарәт, аларның сере бик гади. Термопластик буяу белән юлга аркылы сызыклар төшерелә. Шул сызыклар аша узганда, машина сизелерлек тирбәлә, руль артындагы кешене бу «уятып» җибәрә. Икенче вариантында юл читенә, ягъни автополоса буйлап кечкенә чокыр-тишекләр ясала. Бу тишекләр транспорт чарасыннан килеп бәрелгән һава дулкыныннан тавыш чыгара. Юл «курае» авазы шулай ук руль артында изрәп китүдән саклый.
- Киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар беркетү бик мөһим. Караңгы вакытта республикада җәяүлеләр катнашында 41 авария теркәлде, шуның 21е җәяүленең үлеме белән тәмамланды, - дип кисәтте Ленар Габдрахманов.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: «Транспорт чаралары 882 кешене бәрдерде, шул сәбәпле 59 кеше үлде», - дип, җәяүлеләр юл кичүләрендә иминлек чараларына игътибарны көчәйтергә чакырды. Министр телгә алып үткәнчә, Апас, Әтнә һәм Питрәч районнары җәяүлеләр юл кичүләрен җиһазлауда тиешле эшләрне башкарып бетермәгәннәр. Ленар Габдрахманов докладында искәртелгәнчә, Актаныш һәм Тукай районнары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә җаваплылыкны киметкәннәр.
- Татарстан Президенты, республика премьер-министры юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларына акчаны ел башында ук бирделәр. Муниципаль берәмлекләргә акчалар күчерелде, ә эш эшләнмәгән. Сез анда «кайбер җирләрегез» белән бик дус, ахрысы, урындыктан аерыгыз бераз, - дип кыздырды тәнкыйтьләп телгә алынган районнарның юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре рәисләрен республика премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров.
Республикада җиде айда автобуслар катнашындагы 86 авариядә 18 кешенең гомере өзелгән. Бөгелмәдә бер автобус йөртүченең руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыруы ачыкланган.
- Автобус тулы халык булган, шунда нинди гөнаһлар алып, руль артына утырырга җөрьәт итәргә мөмкин?! Бу йөртүче - чын «камикадзе», кеше үтерергә җыенучы лабаса, - дип, Шамил Гафаров автобусларда пассажирлар һәм мәктәпләр укучыларын йөртүне гаять нык игътибарда тотарга кушты.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын иң акрын гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләрнең берсендә хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышын үткәрү ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading