16+

Татарстан юлларын төзекләндерү өчен 28 миллиард сум тотылган

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Республика программалары хисабына бүленгән 28 миллиард сум акчага юлларга реконструкция һәм ремонт ясалган.

«Вак таш-ком катнашмасы – бик яхшы материал. Ул хәрәкәт аз булган авыл урамнарын ремонтлаганда кулланыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Сөйләшүнең бер өлеше юллардагы полосаларның киңлеге үзгәрүгә багышланган иде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республикада юлларның V категориясе эшләнгән, ул күпкә арзанрак тора.

«Бу – яхшы тәҗрибә. Бездә юллар башка илләрдәгегә караганда киңрәк. Әмма хәрәкәт интенсив булмаган урыннарда мондый ихтыяҗ юк», - диде Владимир Путин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading