16+

Татарстан юлындагы һәлакәттә яшь гаилә үлгән

30 сентябрьдә төнлә "Казан - Оренбург" юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән "Volkswagen Polo" машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.

30 сентябрьдә төнлә "Казан - Оренбург" юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән "Volkswagen Polo" машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, җиңел машинадагылар алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Алар Яшел Үзән районыннан яшь гаилә пары булган. Бу хакта "Вести КамАЗа"га сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Һәлакәт шаһитларының берсе Марсель Абдуллин фаҗигане болайрак тасвирлаган: "Берәү дә беркемне дә узарга тырышмады. Бары каршы якка чыкты ул - әллә йоклап киткән, әллә телефон игътибарын алган... "КАМАЗ" бәрелешүдән читкә китәргә тырышып, уңга борды, әмма... Куркыныч күренеш, машинаның түбәсен алып атты. Җиңел машинаның арттагы номерына кәгазь белән капланган иде. Бәлки еш кугандыр ул..."

Сүз уңаеннан, ярдәмгә баручы "Ашыгыч ярдәм" машинасы да һәлакәткә тарыган. Машина тимер юл аркылы чыкканда конструкцияләренә эләгеп, ике тәгәрмәчен тишкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading