16+

Татарстанда 101 яшьлек әби утырган машина юл һәлакәтенә очраган (ФОТОЛАР)

Бөгелмәдә җиңел машина юл читенә төшеп каплану аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Һәлакәт турындагы хәбәр 112 коткару хезмәтенә кичә көндез килеп ирешкән. "Мерседес" автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз идарәне югалта һәм машина юл читенә каплана.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 35 яшьлек хатын-кыз, 28 яшьлек ир-ат һәм 101 яшьлек әбинең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading