16+

Татарстанда 184 мең балага гриппка каршы прививка ясалган

19 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 183 мең 929 балага прививка ясалган, бу планның 80,6 процентын тәшкил итә.

19 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 183 мең 929 балага прививка ясалган, бу планның 80,6 процентын тәшкил итә.

Роспотребнадзор идарәсе, хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен аеруча кулай вакыт, чөнки хәзер әле халык арасында грипп вирусы киң таралмаган, дип кисәтә. Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң 2-3 атна, ә хәлсезрәк кешеләр өчен 1-1,5 ай вакыт кирәк. Вакцинаны яшәү урыны буенча теләсә кайсы сырхауханәдә кадатырга була.

Бүгенге көндә Татарстанда грипп һәм үтә көчле респиратор инфекцияләр белән авыру 34,7 процентка түбән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading