16+

Татарстанда 203 ятим фатирлы булган

Татарстанда быел ятимнәргә 305 фатир бирү планлаштырылган, әлегә 203 фатир найм килешүе буенча тапшырылган. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 27 фатирны ятимнәргә бирү өчен әзерлиләр, 75 фатир төзелеп бетмәгән йортларда.

Татарстанда инвестицион торак төзелеше дә дәвам итә. Планлаштырылган 46 күпфатирлы йортның 41е төзелеп беткән, 5 йорт – уртача әзерлектә. Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин аз катлы торак төзелеше программасы буенча 8688 йорт торгызылуын да хәбәр итте. Татарстанда арендага торак программасы буенча бер йорт төзеп бетерәсе калган. Гомумән алганда, республикада быел, узган елга караганда, күбрәк йорт төзелгән. Бүген ул сан 2012,7 мең квадрат метрны тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, быелга планлаштырылган авыл клублары, җирлек советлары биналары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше эшләре тулысынча төгәлләнгән. Республика буенча 120 спорт мәйданчыгы төзелгән. Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча да эшләр төгәлләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading