16+

Татарстанда 24 яңа ФАП ачылды

Уңышлы гамәлгә ашырылып килә торган дәүләт программалары арасында медицинаны үстерүгә юнәлтелгәннәре дә шактый. Шуларның берсе - фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне күздә тота. Шушы көннәрдә генә республикада 24 ФАП сафка басты.

Ел дәвамында барлыгы 42 фельдшерлык пункты ачарга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткергән. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Медицинага килгәндә, фельдшер-акушерлык пунктларыннан тыш патологоанатомия бүлекләре салу, хастаханәләрне төзекләндерү эшләре дә бара. Дүрт объектта эшләр инде төгәлләнгән диярлек. Казанда, Бөгелмәдә, Түбән Камада, Чаллыда «ашыгыч ярдәм» хезмәте станцияләре яңартылган. Тагын ике объектта тиздән ремонт эшләре бетәчәк.

Быел универсаль спорт мәйданчыкларына да игътибар зурдан. 120 спорт мәйданчыгында ремонт эшләре планлаштырылган иде. Аларның 26сында гына эшләр төгәлләнеп җитмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading