16+

Татарстанда 27 яшьлек көнче ир бер егетнең гомерен өзгән

Казанда 27 яшьлек ир-ат көнләшү аркасында яшь егетне үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.

Казанда 27 яшьлек ир-ат көнләшү аркасында яшь егетне үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.

27 яшьлек ир-ат һәм 20 яшьлек егет арасында ызгыш көнләшү аркасында килеп чыккан. Өлкәнрәге кыз белән күптән түгел аерылышкан булган. Әмма ул кызның шушы егет белән очрашуын белеп, егетне аңлашуга чакырган.

Очрашу урыны итеп, кеше аз йөргән Новаторлар урамы янындагы урын сайланган. Сүз белән генә аңлаша алмагач, 27 яшьлек егет пычак чыгарып, 20 яшьлек егетнең эченә кадаган. Анысы алган җәрәхәттән урында ук үлгән. Үлгән егетнең иптәше бу хәлләрне күреп торган һәм ул полиция чакырган.

Полицейскийлар кайнар эздән шикләнелүчене тоткарлаган. 27 яшьлек ир-ат үз гаебен танымаган. Хәзер аны сак астына алу мәсьәләсе карала.

Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading