16+

Татарстанда 29 градуска кадәр суыта

Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда 29 градуска кадәр суыта

Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар, төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә минималь температура 7дән 12 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 5 – 10 градус салкын фаразлана.

12 гыйнварда сизелерлек суытачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы 12 – 17 градус салкын булачак, көн дәвамында -16..-21 градуска кадәр төшәчәк.

13 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -17..-22 градус фаразлана.

“14 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Температураның түбәнәюе көчле антициклон белән бәйле. Ул Россиягә Скандинавия ярымутравыннан килә”, дип билгеләп үтте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
 

 

Фото: yandex.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading