16+

Татарстанда 35 яшьлек хатын-кыз һәм ике бала ис тиеп үлгән

Лениногорск районында хатын-кыз һәм аның ике кызы сөрем газы белән агуланып үлгән, дип хәбәр иткәннәр Татар-информ мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Лениногорск районында хатын-кыз һәм аның ике кызы сөрем газы белән агуланып үлгән, дип хәбәр иткәннәр Татар-информ мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә кич "Ашыгыч хезмәт"нең 112 бердәм номерына Лениногорск районы Петропавловка авылында шәхси мунчада өч кешенең сөрем газы белән агуланган булу ихтималы хәбәр килгән. Ашыгыч хезмәтләр һәлакәт урынына юнәлгән.

Табиблар 35 яшьлек хатын-кызның һәм аның 9 һәм 5 яшьлек кызларының үле гәүдәләренә тап булган. Үлемгә китергән төгәл сәбәп ачыклана.

Игътибар өчен. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, мунчада ис тиюнең сәбәбе мичнең төзек булмавы яки аны дөрес кулланмау, төтен юлларына корым утыру, мунча миче яки төтен каналы ярылган яки кителгән булуы, хәтта кайбер ташлар да кайнарланганда ис бүлеп чыгару сәбәп булырга мөмкин, дип искәртә.

Мунча кергәндә, үз хәлегезгә игътибарлы булуыгыз. Сөрем газы белән агулануның билгеләре: күңел болгану һәм косу, авызда баллы тәм, чигә тибеше, баш әйләнү, баш авырту, күз яшьләнү, коры ютәл.

Әгәр бу билгеләрне тойсагыз, мунчадан чыгарга кирәк. Урамга чыгыгыз, саф һава сулагыз, тирән сулыш алыгыз, сулышны чыгарыгыз. Хәл кертү өчен бөтнек белән каты чәй эчәргә мөмкин.

Сөрем газы - төссез һәм иссез матдә, аны бинада вакытында белеп булмый. Сәламәтлек өчен бик куркыныч: һавада бу газ 0,5 процент кына булса да кеше исән калмаска мөмкин. Кислород җитмәү нәтиҗәсендә кеше буыла башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading