16+

Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелгән

Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 164 миллион сум акча бүленде.

2018 елда җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасына 162,2 миллион сум тоту каралган.

Җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасы 2005 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Ул республиканың шәһәр һәм районнарында җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.

Динара Сираҗиева

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading