16+

Татарстанда 71 000нән артык кешедә рөхсәт документы булган корал бар

Утлы коралны митингларга, спорт чараларына алып килү катгый тыела.

Утлы коралны митингларга, спорт чараларына алып килү катгый тыела.

Кеше, утлы коралын сак­лау өчен, ышанычлы шартлар булдырырга тиеш. Утлы коралны чит кешеләр, шулай ук гаилә әгъзалары кулланырлык булмасын. Тимер шкафның ачкычы да яшерелсен, - дип искәртте Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Камил Абдразаков.

Автомобиль салонында утлы корал калдырырга ярамый. Узган ел автомобиль эченнән мылтык урлауның ике очрагы теркәлгән. Утлы коралны саклауга битарафлык күрсәткән өчен административ чаралар билгеләнгән. Урланган корал кеше үлеменә сәбәпче булса, җинаять эше дә кузгатыла. 100 мең сум штраф салына яки алты ай дәвамында хезмәт хакы тотып калына. Алты айга яки бер елга кадәр иректән мәхрүм калырга да мөмкин.

- Утлы коралларын саклауны тиешенчә оештырмаганнары өчен узган ел 3008 кешедән штраф түләттерелде, 3709 утлы корал гомумән дә тартып алынды, - диде Камил Абдразаков. - Узган ел кешеләр 3110 берәмлек утлы коралларын үзләре тапшырды. Моның өчен полиция бүлекчәләренә яки Росгвардия­гә шалтыратырга кирәк. Коралны үзебез барып алабыз. Ирекле рәвештә корал тапшырган өчен акча да бирелә хәтта.

Акчалата бүләкләү түбәндәге тәртиптә: сырлы көпшәле утлы коралга - 3 мең сум, шартлаткыч матдәләргә - 2 мең сум, сугышчан граната һәм шома көпшәле ау мылтыгы өчен - 1500 сум, киселгән көпшәле мылтык һәм үзлектән ясалган утлы корал өчен - 1 мең сум, чикләнгән авырлыктагы һәлакәт тудыручы һәм газ коралы өчен - 500 сум, сырлы көпшәле утлы коралга сугышчан кирәк-ярак­лар өчен 20 сум.

- Кеше утлы коралын яшәү буенча теркәлгән җирендә генә сакларга тиеш. Әгәр яшәү урынын алыштырса, ул бу турыда лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенә 14 көн эчендә хәбәр итәргә бурычлы. Таләп үтәлмәсә, 2 мең сум штраф салына, утлы коралны саклау һәм йөртү хокукы ике елга кадәр чикләнә, - диде Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәге бүлек җитәкчесе Сергей Ратушный.

Камил Абдразаков утлы коралга кызыкмаска киңәш итте. «Утлы корал алу - үзеңә зур ­җаваплылык алу дигән сүз», - диде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading