16+

Татарстанда 8 район утсыз калды

Ходайныкын белеп булмый, чын язгы кояшлы җылы башланган кебек иде, кичә көне буе карлы яңгыр яуды, һава торышы сизелерлек суытты. Кинәт яуган явым-төшем, көчле җил нәтиҗәсендә, Татарстанның 8 районы утсыз калды. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Минзәлә, Сарман, Буа...

Ходайныкын белеп булмый, чын язгы кояшлы җылы башланган кебек иде, кичә көне буе карлы яңгыр яуды, һава торышы сизелерлек суытты. Кинәт яуган явым-төшем, көчле җил нәтиҗәсендә, Татарстанның 8 районы утсыз калды. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Минзәлә, Сарман, Буа районнарының кайбер авылларында ут чыбыклары өзелгән. Барлыгы 11 меңнән артык кеше утсыз калган. Кама Тамагы районында яшәүче танышларыбыз да борчылып шалтыратты:

- Фермада сыерларны чак савып өлгердек, әле ярый өйдә ут бетмәде, хәзер барысы да электрга көйләнгән заманда, утсыз эш харап, - диләр.

Ә кыш китәргә ашыкмый бугай әле, бүген - 21 апрель көненә дә синоптиклар карлы яңгыр вәгъдә итә. Казанда +4 градус җылы сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading