16+

Татарстанда агач юган укытучыларга бәйле хәлнең ни белән тәмамланганы билгеле (ВИДЕО)

Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучыларның агач кәүсәләрен юып йөрүләре видеога төшерелеп, бар Интернетны шаулаткан иде. Ул вакытта район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде дип белдерде.

Инде ничә көн буе халык "гимназия директоры белән видеоны интернетка урнаштырган кешене эшеннән куганнармы" дип баш вата. Ниһаять, бу көннәрдә вакыйганың дәвамы билгеле булды.

KazanFirst хәбәр итүенчә, гимназия директоры Азат Мирзаянов укытучыларга басым ясалмады, алар үз теләге белән территориядә җыештырып, агачларны тәртипкә китергәннәр, дигән фикердә.

Видеога төшерүче укытучының исеме аталмый. Бары тик 8 ел шушы гимназиядә эшләве билгеле. Эшеннән беркем дә куылмады, дип белдергән гимназия директоры.

matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading