16+

Татарстанда һава шартлары начарая

Татарстанда бүген, 13 гыйнвар кичендә һәм 14 гыйнвар төнендә томан булуы көтелә. Моннан тыш, 14 гыйнварда һәм 15 гыйнвар төнендә кар явачак.

Татарстанда һава шартлары начарая

Татарстанда бүген, 13 гыйнвар кичендә һәм 14 гыйнвар төнендә томан булуы көтелә. Моннан тыш, 14 гыйнварда һәм 15 гыйнвар төнендә кар явачак.

Томан һәм кардан тыш, республикада буран булуы көтелә. Урыны белән күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Җил дә чагыштырмача көчле: 16 м/с. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Төнлә һава температурасы - 23...-26 градус, аязган вакытта - 33 градуска кадәр суытачак. 
Көндез - 10...-14 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading