16+

Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү таратты.


Идарә мәгълүматларына караганда, 13 июньдә көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен булуы көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтимал, дипхәбәр итә Татар-информ.

Бүген Татарстанда һаваның көндезге максималь температурасы +21..+26 градус булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading