16+

Татарстанда авыруларны ашыгыч ярдәм очкычларында күчереп йөртәләр

Узган атнада беренче тапкыр Чаллы хастаханәсеннән пациентны Республика балалар клиник хастаханәсенә МИ-2 вертолетында озаттылар.

Узган атнада беренче тапкыр Чаллы хастаханәсеннән пациентны Республика балалар клиник хастаханәсенә МИ-2 вертолетында озаттылар.

Чаллы сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау ресурслары белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Резеда Мавзютова әйтүенчә, Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы ике яшьлек баланың хәлен бәяләп, табиблар, аны Казанга вертолетта күчерү кулайрак, дигән фикергә килгән. Баланы реаниматолог-табиб озата барган. Сәгать ярымда пациент хастаханәгә китерелгән.

«Россия вертолетлары» холдингының «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыятендә эшләнә торган яңа төр МИ-2 вертолетлары кискен хәлләр вакытында бортта ук медицина ярдәме күрсәткәндә, авыруларны тиз арада күчерергә кирәк булганда кулланыла. Алар кирәкле медицина модуле белән җиһазландырылган, үзенә күрә «оча торган ашыгыч ярдәм» хезмәте кебек. Салонга ун литрлы кислород баллоннары, заманча медицина җиһазлары куелган. Юл һәлакәтләре, бәхетсезлек очракларында, тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк булганда, медицина вертолетларыннан файдаланырга тырышалар.

Беренче чиратта, вертолетлар Кама аръягы районнарына җибәреләчәк. Табиблар әйтүенчә, вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү һәлакәткә очраган кешенең гомерен саклау калу мөмкинлеген бермә-бер арттыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading