16+

Татарстанда бакча йортында чыккан янгында ир-ат үлгән

13 гыйнвар көнне, кичен Татарстанның Биектау районы Ивановка авылында, "Казанка" СНТ да бер катлы бүрәнәле бакча йорты янып киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Ут камап алган гомуми мәйдан 51 кв.м тәшкил иткән. Йорт хуҗасы бакчачылык ширкәте сакчысына үзе шалтыраткан һәм янгын турында хәбәр иткән. Ул ярдәм сораган, ут аркасында урамга чыга алмаган, ә йорт тәрәзәләрендә тимер рәшәткәләр куелган булган. Янгынның беренчел сәбәбе - мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading