16+

Татарстанда бәби-бокста калдырылган бала әти-әниле булды

Быелның гыйнвар азагында Чаллыдагы медицина үзәге «бәби тартмасы»на (бэби-бокс) яңа туган сабыйны калдырып киткәннәр иде.

Быелның гыйнвар азагында Чаллыдагы медицина үзәге «бәби тартмасы»на (бэби-бокс) яңа туган сабыйны калдырып киткәннәр иде.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, кызчыкны гаиләгә алганнар. Шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сөйләвенчә, Маша исемле кызчыкны үз гаиләләренә алырга теләп, Чаллыдан, республиканың башка шәһәрләреннән 40ка якын пар һәм шулай ук ялгыз хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән.

- Калдырылган бала зур резонанс тудырды. Безгә һәр көнне шалтыратып, бу кызны үз гаиләләренә алырга теләүләрен җиткерделәр. Кызны чиратта беренче булып торучылар алды, аларның Чаллы кешеләре икәнлеген генә әйтә алам, - дигән Роза Гернер.
Канун нигезендә, яңа әти-әни мондый баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading