16+

Татарстанда бер тәүлектә тагын 85 кеше коронавирус белән авырый башлаган

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 85 кеше коронавирус белән авырый, дип хәбәр итә республика оператив штабы. Пандемия башыннан бирле бу чир белән 10 424 кеше авырган. Берсе читтән кайткан кешедә ачыкланса, калганнары бу авыруны элемтә аша йоктырганнар.

22 хастаханәгә озатылган. 63есе өйдә генә дәвалана.
 Казанда бер тәүлек эчендә 44 кешенең чирләп китүе ачыкланган, тагын 10сы Яр Чаллыдан. Районнар арасында иң зур үсеш Яшел Үзән районында - 7 һәм Әлмәт районнарында - 6. 1ешәр һәм 3әр очрак Аксубай, Алексеевск, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында.

Барлыгы 9 139 кеше дәваланган. 136 кеше әлеге чирне йоктырып үлеп киткән. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда COVID-19 белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы- «122» кайнар линия номеры эшли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading