16+

Татарстанда бер яшүсмер сыйныфташының күзенә пистолеттан аткан

Әлеге күңелсез хәл 11 февральдә Түбән Камадагы мәктәптә дәрес вакытында булган.

Әлеге күңелсез хәл 11 февральдә Түбән Камадагы мәктәптә дәрес вакытында булган.

Ике яшүсмер арасында низаг чыккан була һәм аның ахыры аяныч тәмамланган. Яшүсмерләрнең берсе, пневматик пистолет белән атып, икенчесенең күзенә тидергән.

Зыян күрүчене тиз арада Казанның балалар клиник хастаханәсенә озатканнар һәм ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Тик егетнең бер күзе сукыраеп калган.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып бара.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading