16+

Татарстанда беренче тапкыр үзенчәлекле операция ясалган

Татарстанда беренче тапкыр Казанда үзенчәлекле операция ясаганнар, ашказанын лапороскопия юлы белән алганнар. Гади тел белән әйткәндә, операция корсак аркылы, зур кисемнәрсез генә башкарылган.

Татарстанда беренче тапкыр Казанда үзенчәлекле операция ясаганнар, ашказанын лапороскопия юлы белән алганнар. Гади тел белән әйткәндә, операция корсак аркылы, зур кисемнәрсез генә башкарылган.

Республика клиник онкология диспансерында хирург-онколог Әмир Вәлиев әйтүенчә, 51 яшьлек ир-атның ашказанында шеш абайланган. Яңа алым кулланып ясалган операция авыруга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Өзлегүләр дә сирәк күзәтелә. Инде өченче көнгә үк авыру аякка баса ала. Бер атнадан аны өенә дә чыгарырга мөмкиннәр. Мондый төр операцияләр Россиядә дүрт ел элек ясала башлаган.

Лапороскопия хирургиясе Санкт-Петербургта аеруча популяр. Операциянең тагын бер үзенчәлеге - ашказаны алынганнан соң, диета тотарга туры килчәк. Пациент Фәһим Әмирханов үзе исә, шеш турында диспанзеризация вакытында ачыкладылар, ди. "Баштарак минем ашказанында җәрәхәт бар иде. Яз, көз көннәрендә гел дарулар эчә идем дә, авырту басылып тора. Күрәсең, шул җәрәхәт шешкә әйләнгәндер", -ди Фәһим абый. Әгәр барысы да уңышлы узса, авыру кабат үзен сиздермәсә, мондый диагноз белән пациентлар шактый озын гомер кичерә ала, ашказанын нечкә эчәклек алыштырачак, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, Татарстанда онкология авырулары арасында ашказаны яман шеше алтынчы урында тора. Былтыр гына да республикада 967 ашказаны рагы очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading