16+

Татарстанда "Бәлеш бәйрәме" үтте (ФОТО)

Татар мили ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче Юныс Әхмәтҗановның тууына быел 90 ел тулды. Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә "Бәлеш бәйрәме" үткәрелде, дип яза "Теләче" газетасы.

Кичә барышында күренекле якташыбызны искә алу мизгелләре аеруча истә калырлык булды. Уңган хуҗабикәләр Юныс Әхмәтҗановның рецеплары буенча пешерелгән, милли ризыклары белән таныштырдылар. Төрле ярышларда үзара көч сынаштылар, аш - су әзерләү серләре турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр.

Бәйрәм кунаклары "Татар халык ашлары" дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән танышып, милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында күңелле генә чәй мәҗлесе уздырганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading