16+

Татарстанда өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 9 яшьлек баланың гомерен саклау өчен көрәшәләр

Яр Чаллыда 9 яшьлек кыз бала өченче каттан тәрәзәдән егылып төшкән. Аны хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә «Челнинские Известия».

Яр Чаллыда 9 яшьлек кыз бала өченче каттан тәрәзәдән егылып төшкән. Аны хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә «Челнинские Известия».

Агентлык мәгълүматы буенча, кыз яңа шәһәрдәге 18/04 йорттагы өченче катта урнашкан фатирның тәрәз төбенә менгән һәм егылып төшкән. Баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

«Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң кызны Кама медицина балалар үзәгенең реаманиция бүлегенә алып килделәр. Хәзер табиблар тикшерү уздыра һәм кирәкле ярдәмне күрәтә. Баланың хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Табиблар барысы да яхшы булыр дип фаразлый», - дип белдерде Диләрә Эстрина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading