16+

Татарстанда чит ил предприятиеләре саны арта

Республиканың «Алабуга» үзгә икътисади зонасында 13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Драйлок Текнолоджиз» заводын ачу тантанасы булды. Президент булачак «Grodan» заводы нигезенә шул ук көнне тәүге таш салды.

Республиканың «Алабуга» үзгә икътисади зонасында 13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Драйлок Текнолоджиз» заводын ачу тантанасы булды. Президент булачак «Grodan» заводы нигезенә шул ук көнне тәүге таш салды.


Бельгиянең «Драйлок Текнолоджиз» компаниясе шәхси гигиена әйберләре җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Әлеге компания «Алабуга» үзгә икътисади зонасында да балалар, хатын-кызлар һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шәхси гигиена әйберләре җитештерүче заводын булдырды. Сынау тәртибендә өч агым эшли инде. Быелның ахырына тагын - ике, ә 2020 елга кадәр дүрт агым-конвейер сафка бастырылачак. Завод, 2020 елга үзенең тулы куәтенә ирешкәч, елына 433 миллион берәмлек гигиена әйбере ясап чыгарачак.
Даниянең «Роквул» компанияләр төркеме - «Алабуга» үзгә икътисади зонасындагы резидентларның берсе. Компания-резидент ул - башка илдә теркәлеп, җирле законнарга буйсынып, эшчәнлек алып баручы чит ил предприятиесе. «Алабуга»да чит илләрнең 55 компаниясе теркәлде, хәзер инде аларның 22 заводы эшли.

Нидерланды дәүләтенең «Grodan» заводы «Роквул» (Rockwool International) компанияләр составына керә. «Роквул-Волга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять - «Grodan» заводы - «Роквул» компаниясенең янмый торган җылылык саклагыч чималлар җитештерүче предприятиесе җирлегендә барлыкка килә. Яңа заводта теплица хуҗалыклары өчен елына 8 мең тонна минераль мамык җитештерү ниятләнелә. 15 кешегә өстәмә эш урыны да булдырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, «Алабуга» үзгә икътисади зонасының күзәтүчеләр советы утырышында башка инвест-проектлар да тикшерелде. «Росатом» дәүләт корпорациясе белән килешү Санкт-Петербургта халыкара икътисади форум вакытында кабул ителгән булган. Килешү нигезендә, «Росатом» дәүләт корпорациясе «Алабуга» үзгә икътисади зонасында ПАН-прекурсор (углерод җеп ясауда кулланыла торган чимал-катнашма) җитештерү буенча завод төзи. Аны ачу 2020 елның дүртенче кварталына билгеләнгән. Проект 4,3 миллиард сумга төшә. Елына 5 мең тонна продукция җитештереләчәк әлеге заводта 157 эш урыны барлыкка килә. Төркиянең «Хаят Кимья» компаниясенең санитар-гигиена әйберләре (бәдрәф кәгазе, салфетка, кәгазь сөлге) җитештерүче заводы, мәсәлән, 2019 елда заводның инде икенче чиратын да эшләтеп җибәрергә җыена. Төркия компаниясе үзенең ике заводына 9,5 миллиард сум инвестиция кертә. «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашламалар җитештерү буенча проект тәкъдим итә. Елына 120 мең тонна ашлама җитештерәчәк предприятиене 2018 елда ачу планлаштырыла.

Financial Times басмасы, «Алабуга» үзгә икътисади зонасы 2015 һәм 2016 елларда - Европадагы иң яхшы үзгә икътисади зонасы, дип бәяләмә биргән. Россиядәге барлык үзгә икътисади зоналардан кергән табышның - 63 проценты, инвестицияләрнең - 49 проценты һәм салым түләүләренең 36 проценты «Алабуга» өлешенә туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading