16+

Татарстанда «Ефәк юлы» халыкара ралли иминлеген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәэмин итә

9 июльдә Татарстанда "Ефәк юлы" халыкара ралли узышының тизйөрешле маршруты үтәчәк.

9 июльдә Татарстанда "Ефәк юлы" халыкара ралли узышының тизйөрешле маршруты үтәчәк.

Татарстанда "Ефәк юлы" халыкара ралли иминлеген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре көчләре тәэмин итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

9 июльдә Татарстан территориясендә "Ефәк юлы" халыкара ралли узышы үтәчәк. Биредә иминлекне тәэмин итү буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләреннән 19 берәмлек техника, шәхси составтан 69 кеше җәлеп ителә. Чара үтәсе урында куркынычсызлык буенча пункт булдырылды. Коткаручылар шулай ук Казанның Меңьеллык мәйданында әзер торачак. Биредә 2нче янгын-коткару часте автоцистернасы, биш кеше һәм ике янгын-коткару мотоцикллары кизү торачак.

Шәле бистәсе мәйданында 126нчы янгын-коткару часте автоцистернасы, биш кеше ; Татарстанда янгыннан саклану бүлегенең автоцистернасы һәм өч кешесе, Казан эзләү-коткару отряды квадрациклы һәм өч кешелек составы кизү торачак.

Катмыш авылы янындагы пункт финишында биш кеше белән 121нче янгын-коткару часте автоцистернасы һәм Татарстанда янгыннан саклану бүлегенең автоцистернасы һәм өч кешесе кизүе оештырыла.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading