16+

Татарстанда гөмбәгә дип киткән җиреннән 70 яшьлек ир-ат югалган

Саба районында коткаручылар урманда югалган 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр.

Саба районында коткаручылар урманда югалган 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр.

Бу хакта "Татар-информ" га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдагы көнне иртән Шәмәрдән авылында яшәгән 70 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр алынган. Көндезен ир-ат карьерягына таба гөмбәгә дип китә һәм әйләнеп кайтмый. Эзләргә ЗПСО №4 коткаручылары чыга. Алар төньяк юнәлештә урман массивын, урман сукмакларын тикшерә. Полиция вәкилләре һәм волонтерлар урманда һәм иске карьер янындагы яр буенда эзләнүләр башкарган. Тикшерелгән территориянең гомуми мәйданы 20 квадрат километр тәшкил иткән. Эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading